«Город русской славы – Сталинград»
2 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Сталинград бәрелешләре тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан «Город русской славы – Сталинград» дип аталган библиографик күзәтү уздырылды. Укучыларга Сталинград бәрелешләре турында китаплар тәкъдим ителде, Михаил Алексеевның “Тетрадь, начатая под Сталинградом» китабыннан көндәлегеннән өзек укылды.