“Сталинград – гордая память истории” (“Сталинград – тарихның горур хәтере”)
2023 елның 2 февралендә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел тулды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Идел буендагы әлеге шәһәр өчен сугышта Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
2 февральдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Сталинград – гордая память истории” (“Сталинград – тарихның горур хәтере”) дигән исем астында батырлык дәресе бер минут тынлык белән башланып китте. Чарага килгән Балтач урта мәктәбенең 7 – Б сыйныфы укучыларына Сталинград сугышы турында сөйләнелде, фактлар белән слайдлар күрсәтелде.