Центральная детская библиотека

"Кышкы дус" ("Зимний друг")

Һәр сабый кыш җитсә: "Кайчан инде күп итеп җепшек кар ява?" – дип зарыгып көтә башлый. Бу юкка түгел, аларның Кар бабай әвәлиселәре килә.  Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәменә генә килә, ә менә Кар бабайны җепшек кар явуга ук ясарга мөмкин. Балаларның бергәләп ясаган Кар бабае яңа дуслары – сабыйларны үз янына җыеп тора, әйтерсең, куанычтан елмаеп тора.

26 гыйнвар көнне Бәхетле Кар бабай көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсендә "Кышкы дус" ("Зимний друг") дип аталган әдәби мозайка үткәрелде. Чарага Балтач урта мәктәбеннән 1-Б сыйныфы укучылары килде. Балалар Кар бабай турында бик күп кызыклы мәгълүматлар тыңладылар. "Снеговик-почтовик" мультфильмы да балалар күңеленә хуш килде.