Центральная детская библиотека

“Культура народная на книжных страницах” (“Халкыбыз мәдәнияте – китап битләрендә”)

2023 ел – Татарстанда  “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”. 12 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенең уку залында төзелгән “Культура народная на книжных страницах” (“Халкыбыз  мәдәнияте – китап битләрендә”) дип аталган китап күргәзмәсе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, китап укучыларга берсеннән-берсе кызыклы китаплар тәкъдим итә. Алар – Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, халык-авыз-иҗатын чагылдырган китаплар. Һәр бала үзенең Ватанының, милләтенең тарихын, мәдәниятен белеп, башка милләт вәкилләре белән дуслык-татулыкның зарурлыгын аңлап үсәргә тиеш. “Культура народная на книжных страницах” (“Халкыбыз  мәдәнияте – китап битләрендә”) дип аталган ел дәвамында эшләячәк әлеге  китап күргәзмәсе бу юнәлештә ярдәмче булачак.