“Великий статус мудрости – УЧИТЕЛЬ, ПЕДАГОГ, НАСТАВНИК!” (“Зирәклектә Сезгә тиңнәр юк, УКЫТУЧЫ, ПЕДАГОГ, ОСТАЗ!”)
Билгеле булганча, РФ Президенты В.В.Путин 2023 елны “Педагоглар һәм остазлар елы” дип игълан итте. Агымдагы елда данлыклы рус педагогы, язучы К.Д.Ушинскийның тууына да 200 ел тула.
Шул уңайдан, 12 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенең уку залында “Великий статус мудрости – УЧИТЕЛЬ, ПЕДАГОГ, НАСТАВНИК!” (“Зирәклектә Сезгә тиңнәр юк, УКЫТУЧЫ, ПЕДАГОГ, ОСТАЗ!”) дигән исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Биредә укытучылар, мәктәп тормышы турында әдәби әсәрләр, мәгариф һәм педагогикага кагылышлы журналлар һәм К.Д.Ушинскийның балалар өчен язылган китаплары урын алды. Китап күргәзмәсе ел дәвамында яңартылып, тулыландырып торылачак.