“По дорогам сказок Шарля Перро”
12 гыйнвар көнне Җир шарындагы бик күп балаларның яраткан язучысы, сабыйларның балачакларын тагын да матур иткән, аларны тәрбияләгән әкиятләр язган Шарль Перроның тууына 395 ел тулды.
Шул уңайдан 13 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “По дорогам сказок Шарля Перро” дип аталган әкиятле экспресс үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 1-г сыйныфы укучылары, “паровозга” утырып, әкиятләр буенча сәяхәттә йөрделәр. “Читаем сказку”, “Сказочный клубок”, “Что не так?”, “Угадай сказку”, “Найди отличия”, “Собери сказку”, “Мультфильм” кебек тукталышлардагы биремнәрне үтәп, укучылар Ш.Перро иҗаты белән тагын да якыннанрак таныштылар.