Центральная детская библиотека

"Ак куян, йомшак куян"

Билгеле булганча, көнчыгыш календаре буенча 2023 ел – Куян елы.  Яңа елны каршылап, урамнар кардан, боздан куяннар сыны белән бизәлде, сату нокталарында берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле уенчык куяннар пәйда булды. 6 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенең “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче китап укучылар куянны тозлы камырдан әвәләделәр. 6 гыйнвар көнне оештырылган «Эти удивительные зайчики”  мастер-классында ясалган картиналарны балалар бөтен сәләтләрен, фантазияләрен биреп эшләделәр.