Центральная детская библиотека

“Хуш киләсең, Куянкай!”

Убырлы карчыкны тагын борчу баскан: тылсымлы көзгесе иң гүзәле, иң сөйкемлесе дип аны түгел, ә Белоснежканы атаган. Әй үпкәләгән Убырлы бу сүзләргә, әй ачуланган... Ярый әле Куянкай Убырлыны юаткан, Чыршы бәйрәменә алып килгән...

4 гыйнвар көнне Балтач Үзәк китапханәсендә яңа елның тәүге “Хуш киләсең, Куянкай!” дип аталган театраль уенлы чарасы үтте. Убырлы карчык белән Куянкай нәни китап укучылар белән бергә төрле-төрле уеннарда катнаштылар. Әле туган якларына кайтып китәргә өлгермәгән Кыш бабайга балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп күрсәттеләр. Кыш бабай сабыйларны күчтәнәчләр белән куандырды.