Центральная детская библиотека

«Барысы да динозаврлар турында»

Динозаврлар – берьяктан куркыныч, икенче яктан кызыклы җан ияләре! Алар юкка чыкканнан бирле ничә миллион ел үтте, ләкин алар белән кызыксыну бер дә кимеми, арта бара гына.

Балтач Үзәк китапханәсенең уку залына йөрүче китап сөючеләр еш кына динозаврлар турында энциклопедияләр белән кызыксыналар. Менә шундый кызыклы темага багышлап, 25 гыйнвар көнне  Балтач урта мәктәбенең 5-В сыйныфы укучылары өчен «Барысы да динозаврлар турында» дип аталган танып-белү лабораториясе үткәрелде. Китап күргәзмәсендәге энциклопедияләр белән танышып, балалар динозаврларның кайчан яшәгәннәрен, ни өчен юкка чыкканнарын, нәрсә ашаганнарын һәм нинди зурлыкта булуларын белделәр. Робот динозавр да балаларны үзенә тартып торды. Балалар палеонтологлар булып, динозаврлар ясадылар, аларның исемнәрен дә ачыкладылар.