«Күңелгә якын туган як» («Сердцу милый уголок – наш любимый городок»)
Һәркемгә туган-үскән җире кадерле, газиз. Туган якның тарихы да кызыклы бит. Нигә урамнар, урман-күлләр, авыллар теге яки бу атама белән аталган? Нинди милләтләр яши? Танылган шәхесләрдән кемнәр безнең якташлар?.. Сораулар бик күп, алар артып кына тора.
27 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган Пушкин картасы программасы кысаларында «Күңелгә якын туган як» («Сердцу милый уголок – наш любимый городок») дип аталган очрашу менә шундый сорауларга җавап бирде дә инде. Чарага килгән кунаклар – Балтач урта мәктәбенең 8 – В сыйныфы укучылары Балтач төбәгенә: тарихына, табигатенә, халкына кагылышлы бик мәгълүматлар ишеттеләр, үзләренең белемнәрен дә сынадылар. Укучылар Венера Касыймованың Балтач районының сәүдә хезмәткәрләре турында «Әллә язмышым, әллә ялгышым...» дип аталган повесте буенча «Эх, сәвит сәүдәсе!» дип аталган спектакль дә карадылар.