“Бәхетле номер”
Балтач Үзәк китапханәсендә һәр ел башында “Бәхетле номер” акциясен үткәрү матур традициягә керде. 2023 елның 3 гыйнварында китапханәгә язылган тәүге китап укучыларыбыз билгеле булды. Актив китап укучыларыбыз Сөләйманов Марат Гаяз улы һәм Вәлиева Газизә Аяз кызы “бәхетле” номер ияләре булдылар.