“Весело и дружно встретим Новый год!”
Яңа ел кебек серле, тылсымлы, әкияти бәйрәм җитсә, нәни “почемучкалар”ның зурларга бирер сораулары арта. “Кыш бабай белән Кар кызы кайда яши?”, “Бүтән илләрдә дә Кыш бабай бармы?”, “Яңа ел бәйрәме ничек барлыкка килгән?” һәм башка бик күп сорауларга җавапны кайдан табарга? Әлбәттә инде, китаплардан!
23 декабрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә үткән “Весело и дружно встретим Новый год!” дип аталган Яңа ел викторинасы ике ел очрашкан чакта узучы бәйрәмгә кагылышлы бик күп мәгълүмат бирде. Чараның кунаклары – Балтач гимназиясенең 1- а сыйныфы укучылары Яңа ел викторинасында катнашып, презентация ярдәмендә үзләрен кызыксындырган дистәләгән сорауларга җавап таптылар.