“Ажурный цветок”
Кыш елны башлаучы да, тәмамлаучы да. Яңа елга санаулы көннәр калганда, Кыш бабай Яз кызын, Җәйсылуны, Көзбикәне үз янына дәште. Ел фасыллары 12 ай дәвамында табигатьтә булган үзгәрешләр хакында хисап тоттылар.
16 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә, Пушкин картасы программасы кысаларында, “Ажурный цветок” дип аталган мастер-класс үтте. Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 8-а, 8-б, 8-в, 8-г сыйныфында укучы кызлар ел фасыллары биргән биремнәрне үтәделәр. Җәйсылу исә кызларга фетрдан кызыл мәк чәчәге брошкасын ясау серләрен өйрәтте.