Центральная детская библиотека

«Миша, мишка, медвежонок – друг мальчишек и девчонок»

Табигатьтә һәр нәрсә үз урынында. Ел фасыллары бер-берсен үз чиратында  алыштыра, кошлар язын кайта, көзен китә һ.б.  Тормышыбыз кызу тизлектә аккан сулардай узган чакта, без – кешеләр, табигатьтә барган үзгәрешләргә игътибар да итеп бетерә алмыйбыз.

Ярый әле календарьдагы үзенчәлекле көннәр, бәйрәмнәр  тирә-ягыбызда барган вакыйгаларны искәртеп ала.

13 декабрьдә, Россиядә Аю көне билгеләп үтелә. Декабрьгә кадәр барлык аюлар өннәрендә яхшылап урнашып, кышкы йокыга талалар һәм язга кадәр чыкмыйлар дип санала.

Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә Балтач урта мәктәбенең 1 – б сыйныфы укучылары   «Миша, мишка, медвежонок – друг мальчишек и девчонок» дип аталган  табигать сәгатенә килделәр.

Укучыларга аюлар турында кызыклы мәгълүматлар сөйләнелде. Чараның кунаклары аюларга багышланган мультфильм, видеоролик карадылар,  аю рәсемен ясарга өйрәнделәр.