Центральная детская библиотека

“Очрашу урыны – китапханә”

9 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә, “Пушкин картасы” программасы кысаларында “Очрашу урыны – китапханә” дип аталган библио-шоу үтте. Балтач урта мәктәбенең 8-Б һәм Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары катнашында узган әлеге чараның максаты – 2 белем йортының укучыларын очраштыру, күрештерү иде. Укучылар төрле биремнәрдә, уеннарда катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, сәләтләрен сынадылар.