“Әниләрнең елмаюы бәхетле итә безне”
Әниләр көне бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган чараларны дәвам итеп, 28 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2-Б сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре катнашында “Әниләрнең елмаюы бәхетле итә безне” дип аталган тамашалы кичә үтте. Укучылар иң газиз кешеләре – әниләренә багышлап концерт номерлары, кул эшләрен бүләк иттеләр. Китапханәчеләр тарафыннан уйнатылган уеннарда балалар да, аларның әниләре дә тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар. Сәхнәләштерелгән мәзәкләр, Карлсон уйнаткан “тәмле” уеннар тамашачылар күңеленә хуш килде.