“Безнең дуслык – таң калырлык”
Дуслар белән дөнья ямьле, дуслар булгач, күңелгә рәхәт! Бүген – 6 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә якын дусларыбыз килде!
Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада китап укучыларыбыз һәм аларның әниләре “Безнең дуслык – таң калырлык” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Кунаклар кызыклы уеннарда катнаштылар, театраль тамашалар да карап үттеләр, үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Әниләренә балалар ясаган чәчкә брошьлар бүләк булса, Кыш бабай алып килгән гигант конфетлар балаларга чын сюрприз булды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.