“Киләчәккә атлый батырлык”
3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.
Шушы уңайдан, 2 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Киләчәккә атлый батырлык” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Чарага килгән Балтач урта мәктәбенең 7-б сыйныфы укучыларына Билгесез солдат көненең барлыкка килү тарихы, асылы турында сөйләнелде. Укучылар хәрби башваткыч чишеп, белемнәрен сынадылар, “Письма неизвстного солдата” кыска метражлы фильм карадылар, кәгазь күгәрченнәргә матур теләкләр яздылар.