Центральная детская библиотека

“Йөрәк җылым сиңа, Әнием!”

Табигатьтә көз белән кыш күрешкән вакыт. Көннәр суык, ачы җилләр исә. Әнә шундый чакта безнең күңелләрне җылытып, йөрәкләрне эретеп җибәрерлек бер бәйрәм бар. Ул – Әниләр көне.

     25 ноябрь көнне Әниләр бәйрәмен каршылап, Балтач Үзәк китапханәсендә “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” дип аталган тематик кичә үтте. Бәйрәмгә Балтач урта мәктәбенең 2-в сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре килде. Балалар үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Китапханәчеләр әниләргә белән балаларга күңелле уеннар тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кичәсе әни белән баланың иң якын кешеләр икәнлегенә тагын бер кат инандырды.