Центральная детская библиотека

“Добрые сказки Д.Н.Мамина-Сибиряка”

  10 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә барып, 4 И сыйныфы укучылары өчен “Добрые сказки Д.Н.Мамина-Сибиряка” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр.  Әлеге чара рус халкының бөек язучысы, әкиятче Д.Н.Мамин-Сибирякның тууына 170 ел тулу уңаеннан оештырылды.

   Китапханә хезмәткәре укучыларны әдипнең тормыш юлы, китаплары белән таныштырды. Балалар белемнәрен, тапкырлыкларын  сынап караган уеннар да Мамин-Сибиряк иҗатына кагылышлы иде. Язучының данлыклы “Серая Шейка” әкияте буенча төшерелгән мультфильм да укучылар күңеленә хуш килде.