“Көзге елмаю”
Беренче чирек бетте. Каникуллар! Бу ял итү өчен дә, киләсе чиреккә көч туплау өчен дә менә дигән мөмкинлек! Шушы мөмкинлекне тагы да кызыклы, файдалы, мәгънәле итеп үткәрү максатыннан, 2 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” клубына йөрүчеләр үзләренең дуслары белән кабат очрашты. Дәрестә балалар, бергәләшеп, “Көзге елмаю” дип исемләнгән картина ясадылар.