«День, который нас объединяет»
Ноябрь аен илебез, республикабыз өчен бик мөһим булган бәйрәмнәр башлап җибәрә. 4 ноябрь көнне без Халыклар бердәмлеге көнен, ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Халыклар бердәмлеге көнен каршылап, 1 ноябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «День, который нас объединяет» дип аталган библиоmix оештырылды. Чарада китап укучылар төрле-төрле биремнәр чишеп, уеннар уйнап, Россия халкының күпмилләтле булуына һәм бердәм, дус-тату яшәвенә төшенделәр.