Центральная детская библиотека

“Непоседа, невеличка – желтогрудая синичка”

Октябрьнең иң соңгы көнендә Кызыл миләш һәм песнәкләр бәйрәме бар (День красной рябины и прилетевших синиц). Әлеге бәйрәм юкка гына барлыкка килмәгән. Ул табигатьнең матурлыгын күрергә чакыра һәм канатлы дусларны сакларга, якларга өйрәтә.

26 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенедә “Непоседа, невеличка – желтогрудая синичка” дип аталган зоо-портрет үткәрелде. Чарада Балтач урта мәктәбенең 2 – В сыйныфы укучылары катнашты. Алар презентация ярдәмендә миләш һәм песнәкләр турында күп мәгълүхмат белделәр, төрле биремнәрне чиштеләр, кошлар турында китаплар белән таныштылар. Балалар чараның пластилинография шөгыле өлешендә бик теләп  сары түшле песнәкләр ясадылар. Әлеге бәйрәм караоке белән тәмамланды.