“Көз шатлыклары”
Һәр ел фасылының үз шатлыгы, куанычы. Көзнең дә шатлыклары күп. Бу шатлыклар – алтын яфракларда, тулып өлгергән ашлыкларда, тәгәрәшеп үскән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә, кәрҗиннәрне тутырган гөмбәләрдә... Хәер, көз-галиҗанәп үзе дә кешеләрне шатландырганга горурлана бугай ул.
19 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының “Көз шатлыклары” дип исемләнгән дәресенең беренче өлеше үтте. Бирегә килгән балалар көзге уңышны чагылдырып, тозлы камырдан гөмбәләр, миләшләр әвәләделәр.