“Мәдәни көндәлек сәфәргә чакыра”
20 октябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясендә “Мәдәни көндәлек сәфәргә чакыра” дип аталган мәдәни сәяхәт үткәрде. 1 сыйныф укучылары Татарстан Республикасының мәдәни мирасы, истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре, мәдәният учаклары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.