Центральная детская библиотека

“Алтын көздә матур сәфәр”

14 октябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә  “Алтын көздә матур сәфәр” дип аталган мәдәни дәрес үткәрде. 1 сыйныф укучылары Татарстан Республикасының мәдәни мирасы, истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре, мәдәният учаклары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.