“Янәшә яшибез без”
Планетадагы тереклек ияләренең иң акыллысы буларак, кеше башка тереклек ияләре алдында җаваплы. Ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хайваннарны саклау көне безгә моны искә төшереп тора.
Әлеге бәйрәм уңаеннан 7 октябрь көнне “Янәшә яшибез без” дип аталган танып-белү уены үткәрелде. 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар чарада Кызыл Китап белән очрашып, кимеп баручы дүрт аяклы һәм канатлы дуслар турында фикер алыштылар. Төрле биремнәр үтәп, кызыклы уеннарда катнашып, үзләрен янәшәдә булган тереклек ияләренә карата игътибарлы һәм ихтирамлы балалар итеп күрсәттеләр.