“Алтыңга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре”
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чараларын дәвам итеп,
30 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Алтыңга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре” дип исемләнгән театраль тамаша да үтте. Чарада Балтач урта мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары һәм аларның әбиләре, дәү әниләре катнашты. Бәйрәм чарасы шигырьләр, җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмне каршылап язылган иншаларын укыганда да балаларның әби-бабайларына булган яратулары, хөрмәтләре чагылды.