Центральная детская библиотека

“Кадерлеләр, газизләр...”

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Иң матур, иң мәгънәле бәйрәмнәрнең берсе ул.

30 сентябрь көнне  әлеге күркәм бәйрәмне каршылап, Балтач Үзәк  балалар китапханәсендә “Кадерлеләр, газизләр...” дип исемләнгән тематик иртә үтте. Кичәдә 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әби-бабайлары катнашты.

     Бәйрәм чарасында  балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, әби-бабайларына шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Күңел җылысын кушып эшләгән чәчәкләр тапшырдылар. Китапханәчеләр оештырган күңелле уеннар да һәркемнең күңеленә хуш килде.