Центральная детская библиотека

“Гаилә – ул...”

8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә  - кыска гына сүз, ә үзе нинди зур мәгънәне аңлата. Аңа җылылык, бердәмлек, туганлык, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, ярату кебек хисләр һәм сыйфатлар сыйган. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсенең китап укучылары “Гаилә – ул...” дип аталган бердәм картина ясадылар һәм үзләренең гаиләләренә булган иң матур теләкләрен җиткерделәр.

#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека