Центральная детская библиотека

“Кыш бабайның җәйге маҗаралары"

Җәй.. Эссе.. һәм кинәт Кыш Бабай килеп чыкты жәй көнне! Ни өчен Кыш Бабай? Ничек Кыш Бабай??? Кыш түгел, җәй бит хәзер! Яңа елга хәтле дә ерак ! 17 август көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Убырлы карчык костюмнарында,  Балтач бистәсенең 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Кыш бабайның җәйге маҗаралары"  дип исемләнгән уен-тамаша уздырдылар. Балалар Кыш бабайга җәйнең нәрсә икәнлеге һәм аның нинди булуы турында сөйләделәр. Балалар Кыш Бабай һәм Убырлы карчык белән  күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар. Бу көнне елмаюлар, яхшы кәеф, онытылмас тәэсирләр  күп булды. Бу искиткеч, күңелле көн  балаларның күңелендә озак сакланыр!