Центральная детская библиотека

«Три цвета праздника»

22 август көнне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.Шул уңайдан 22 август көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Три цвета праздника»дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр. Китапханәчеләр өч төстәге футболкаларда Россиянең дәүләт символлары белән таныштырдылар,  балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында белделәр. Шулай ук “Россия флагы турында нәрсә беләбез?", "Россия флагын тап", һәм башка тәрле кызыклы уеннар балалар күңеленә хуш килде. «Россия флагы- минем горурлык» экспресс-китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Балалар танып-белү программасы барышында алынган белемнәрен ныгыту өчен, триколорның төп төсләрен символлаштыручы «Россия Федерациясе флагы» дигән чәчәкләрдән торган коллаж булдырдылар.