«Жили-были сказки...»
2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан, 23 август көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Жили-были сказки...» дип аталган әкиятле карусель үткәрделәр. Балалар иллюстрацияләр, предметларга карап әкиятләрне танып белделәр. Үзләре дә яраткан әкиятләрен сөйләделәр. Шулай ук кызыклы уеннар уйнап, үзләрен төрле әкиятләр буенча чын белгечләр итеп күрсәттеләр.