«Без - нәни төзүчеләр»
14 август көнне Россиядә - Төзүчеләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан 10 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр өчен өчен «Без - нәни төзүчеләр» дип исемләнгән һөнәри сәгать үткәрелде. Презентация ярдәмендә китапханәчеләр балаларга төзүчеләр турында сөйләделәр. Алар төзүчеләр куллана торган кораллар белән таныштырдылар, крановчы, балта остасы, электрик, пыялачы һәм башка һөнәрләр турында мәгълүмат бирделәр. Балалар бик кызыксынып “Кемнең өе биегрәк?”, “Күңелле кирпечләр”, “Дуслык йорты” уеннарын уйнадылар, “Булачак өем” дип аталган рәсем ясадылар. Чарада музыкага флешмоб оештырылды.