Центральная детская библиотека

“Белем юлы безне чакыра!”

1 сентябрьдә Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 1- а сыйныф укучылары өчен “Белем юлы безне чакыра!” дип исемләнгән театраль тамаша тәкъдим итте. Беренче сыйныф укучылары янына кунакка Убырлы ханым белән Бим һәм Бом исемле клоуннар килде, Алар балаларга төрле биремнәр биреп, тапкырлыкны, җитезлекне тикшерде, күнелле биюләр биеде. Һәр дөрес җавап өчен балалар «тәмле бишле» һәм татлы сюрпризлар алдылар.