Центральная детская библиотека

“Иҗатымны балаларга багышлыйм”

16 сентябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар өчен “Иҗатымны балаларга багышлыйм” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар Алиш әкиятләре геройлары Куян кызы, Чукмар һәм Тукмар белән кызыклы уеннар уйнадылар, Алиш әкиятләрен искә төшереп, белемнәрен сынадылар.