“Ана әкиятләренең җылысы”
Татар халкының батыр улы, әдип А.Алишның туган көне уңаеннан чараларны дәвам итеп, 15 сентябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Ана әкиятләренең җылысы” дип аталган тамашалы иртә үткәрелде. Һәр татар баласы кечкенәдән Алиш әкиятләрен тыңлап, ишетеп үсә. Әдипнең әкиятләрен юкка гына ана әкиятләренә тиңләмиләр. 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар да үзләрен Алиш әкиятләрен тыңлап үскән сабыйлар итеп күрсәттеләр. Алар А.Алиш иҗатына багышланган кызыклы биремнәрне үтәделәр, хәрәкәтле уеннарда җитезлекләрен сынадылар.