Центральная детская библиотека

“Бар гүзәллек синдә, урман!”

Урман... Табигать-Ананың ”урман” дигән могъҗизасы кемнәрне генә әсир итми икән!  Гүзәл дә, серле дә, шифалы да, хуш исле дә урманга сокланмый мөмкинме соң!

15 сентябрь – Россиядә Урман  көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсендә “Бар гүзәллек синдә, урман!” (“На страже леса”) дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8-В сыйныфы һәм Балтач гимназиясенең 7–Б сыйныфы укучылары белән очрашуга Балтач урманчылыгының участок мастеры Марсель Минһаҗ улы Низаметдинов килгән иде. Укучылар кичә барышында урманнарга кагылышлы бик күп мәгълүматлар белделәр, слайдлар аша кызыклы фактларны карап үттеләр. Марсель Минһаҗ улы укучыларның сорауларына җавап биреп, урманнарны саклау, туган төбәк урманнарының үзенчәлекләре, урманчы һөнәре турында аңлатты. Фикерләрен алып килгән видеофильмнар белән дәлилләде.