Центральная детская библиотека

“Без Алишны яратабыз”

15 сентябрьдә татар халкының мәшһүр әкиятләр остасы Абдулла Алишның тууына – 114 ел. Әлеге уңайдан 12 сентябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Без Алишны яратабыз” дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Чараның кунаклары – 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар иде. Алар  язучының тормыш юлы белән таныштылар, Алиш  әкиятләре геройлары белән бергәләп уеннар уйнадылар. Иртә азагында “Чукмар белән Тукмар” мультфильмы күрсәтелде.