Центральная детская библиотека

“Кәгазь патшалыгында”

Кәгазь салфеткалар ашаганда-эчкәндә чисталык-пөхтәлек өчен кулланыла, алар табынны бизиләр дә. Әле мондый салфеткалар белән кул эшләрен башкару да мөмкин. Салфеткалар бик йомшак, артык зур түгелләр. Шуңа күрә алар белән эшләгәндә кул бармакларына гимнастика була, алар фантазияне дә арттыралар.

Кәгазь салфеткаларның туган көне уңаеннан 2 август көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Кәгазь патшалыгында” дип аталган иҗади остаханә үткәрелде. 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар кәгазь салфеткаларның барлыкка килүе, төрләре белән таныштылар. Табын бизәргә “канатлы” салфетка һәм “роза чәчәге” ясау балаларның күңеленә бик хуш килде.