Центральная детская библиотека

“Елмаюлы кочаклар”

Календарьдагы бәйрәмнәр арасында дуслыкка, татулыкка дәшүчеләре дә күп булуы куандыра. Шундыйларның берсе – 29 июньдә үткәрелә торган Халыкара кочаклашу көне. Галимнәр, табиблар әйтүенчә, дусларча, бөтен күңел җылыңны биреп кочаклашкан вакытта организмга бик күп уңай тәэсирләр була, иммунитет арта, кәеф күтәрелә икән. Бу көнне туганнарны, якыннарны, дусларны, хәтта чит кешене дә кочакларга ярый. Ләкин иң мөһиме: картларга, авыру кешеләргә игътибарны арттыру, аларга күңел җылысын бүләк итү.

Әлеге бәйрәм уңаеннан, 29 июнь  көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Елмаюлы кочаклар” дип аталган уенлы иртә үткәрелде. 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Обнимашка исмемле шаян кызга ияреп, төрле-төрле күңелле уеннарда катнаштылар.