“По пути реформ: что мы знаем о Петре I”
9 июньдә бөек рус императоры Петр I тууына 350 ел тулды. Шул уңайдан Балтач Үзәк китапханәсендә Балтач урта мәктәбе каршында эшләүче “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар өчен “По пути реформ: что мы знаем о Петре I” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Бөек шәхеснең тормыш юлы, эшчәнлеге турында фактлы мәгълүмат бирелде. “Личность Петра. История и современность” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә укучыларда зур кызыксыну уятты.