«Помнит сердце, не забудет никогда»
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган көн. Нәкъ шул көнне, дөресрәге, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә Балтач Үзәк китапханәсе «Помнит сердце, не забудет никогда» дигән исем астында видеоролик тәкъдим итте.
Тыныч киләчәк хакына кан һәм көч түккәннәрне без онытырга тиеш түгел!