“Китап белән дуслашыйк!”
10 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Үзәк мәчет каршында эшләп килүче жәйге ял лагерына йөрүче балалар өчен “Китап белән дуслашыйк!” дигән исем астында әдәби карусель үткәрелде. Балалар китапларының күптөрлелеге турында мәгълүматларны игътибар белән тыңладылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Алар “Күңелле карусель” дип аталган музыкаль уенда бик теләп катнаштылар.