“Мой герб, мой флаг, моя Россия!”
12 июнь – Россия көне. Илебез өчен әлеге мөһим бәйрәмне каршылап, 8 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мой герб, мой флаг, моя Россия!” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Норма урта мәктәбенең “Ромашка” җәйге лагерына йөрүче балалар катнашында үткән чарада укучыларга презентация ярдәмендә илебезнең дәүләт символлары турында сөйләнелде. Россиянең табигате, рус җырлары, табышмаклары, мәкальләре, әкиятләре буенча сорауларга да балалар бик теләп җавап бирделәр.