“Мульти – могъҗизалы ил”
Мультфильмнар карау – балаларның иң яраткан шөгыльләреннән берсе. Аларның күңеллеләре дә, нәрсәгә дә булса өйрәтә торганнары да бар. Мультфильмнарның рәсем итеп ясалганнары, пластилин, курчаклар, компьютер ярдәмендә төшерелгәннәре дә, тагын әллә ниндиләре була...
14 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Мульти – могъҗизалы ил” дип исемләнгән мультфейерверк үткәрелде. Норма урта мәктәбе каршында эшләүче “Ромашка” җәйге ял лагерына йөрүче балалар мультфильмнар турында бик күп мәгълүматлар белделәр. Алар хәзерге заманда төшерелгән анимацион фильмнар белән бергә, 1937 елда төшерелгән аклы-каралы “Красная шапочка” мультфильмын да карадылар.