Центральная детская библиотека

“Туган җир-ул бер генә”

9 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Балтач нуры” мәчете каршында эшләп килүче жәйге ял лагерына йөрүче балалар өчен “Туган җир-ул бер генә” дигән исем астында тематик иртә үткәрелде. Презентация ярдәмендә балалар элеккеге еллар һәм хәзерге көннәр фотоларын карап,  Балтачның тарихы белән таныштылар, Балтач районының табигате, музейлары, күренекле шәхесләре, геройлары, милли бәйрәмнәре хакында да сөйләнелде. Ребуслар аша Балтач районына кагылышлы сүзләрне белү балалар күңеленә бик хуш килде. Кунаклар якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә язылган җырлар тыңладылар, кул эшлэре остасы -Асия Хисмәтуллинаның төрле милләтләрдән булган  курчаклар күргәзмәсе белән таныштылар.