Центральная детская библиотека

“За пушкинской строкой”

6 июнь – бөтен дөньяда Рус теле көне, Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  үзәк “Балтач” ял паркында Балтач урта мәктәбенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче укучылар өчен “За пушкинской строкой” квест-уены үткәрелде.  Балалар төрле “Рифмоплеты”, “Золотая рыбка”, “Сказочная”, “Смекалистые”, “Герои” станцияләрендә йөреп, Пушкинның иҗатына кагылышлы биремнәр үтәделәр. Катнашучылар үзләрен рус телен оста белүчеләр һәм А.С.Пушкин иҗатын яратучылар итеп күрсәтә алдылар.Чара азагында балалар флешмобта катнаштылар.