Тукай абый китапларын укып үсәбез
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай кыска гына гомерендә язылган иҗатын өлкән буынга гына түгел, ә нәни дусларына да багышлый. Аның балалар өчен язылган мәсәлләрендә, әкиятләрендә сабак, нәсыйхәт ята.
28 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсендә 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм 4нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар, зурлар төркемнәре өчен “Тукай абый китапларын укып үсәбез” дип аталган әдәби-театраль иртә үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга Габдулла Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат бирделәр. Алар һәм китап укучы бала катнашында Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” дип аталган шигыре сәхнәләштереп күрсәтелде. Балалар үзләре әзерләп килгән концерт номерларын бер-берсенә бүләк иттеләр.