Центральная детская библиотека

Путешествие в Читайгород

22 апрель көнне 4нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  кунакта булдылар. Алар өчен “Путешествие в Читайгород” дип аталган  китаплы фейерверк оештырылды. Балалар, бүгенге дәрәҗәсенә җиткәнче, китапның  бик озын, озак юл үткәнен, китап чыгаруның авыр хезмәт белән туа торган кыйммәтле әйбер икәнен презентация аша белделәр. Чараның кунаклары төрле табышмакларга җавап әйттеләр, тапкырлыкны сынаучы уеннарда катнаштылар, мультфильм карап ял иттеләр.